Корзина
47 отзывов
Восточный интернет-магазин с доставкой по всему миру
+7
800
100-22-95
+7
958
756-87-28

Книга - Икенче хатын алу хөкемнәре. 80 с. изд. Тауба. Татарский яз.

  • В наличии

100 руб.

Минимальная сумма заказа — 100 руб.

+7800100-22-95
Бесплатно
  • +7958756-87-28
    whatsapp
  • График работы
  • Адрес и контакты
возврат товара в течение 365 дней по договоренности
Книга - Икенче хатын алу хөкемнәре. 80 с. изд. Тауба. Татарский яз.
Книга - Икенче хатын алу хөкемнәре. 80 с. изд. Тауба. Татарский яз.В наличии
100 руб.
+7800100-22-95
Бесплатно
  • +7958756-87-28
    whatsapp
Купить

Описание

Хәзерге вакытта Рәсәйдә, Татарстанда, Башкортстанда Ислам диненә керүчеләр, ягъни хак дингә кайтучылар арта бара, әлхәмдүлилләһ. Ислам диненә кергән мөселманнар Аллаһ Тәгалә кушканча яшәргә тырышалар: намаз  укыйлар, руза тоталар, байлыклары булган, мул тормышта яшәгән мөселманнар зәкәтләрен фәкыйрьләргә биреп әжер-савап казаналар, шулай ук аларның күбесе Аллаһ йортына - Мәккәгә барып хаҗ да кылып кайталар, корбаннар да чалалар.
Бай мөселманнарның кайберләре икенче, өченче, дүртенче хатыннарга өйләнүдән дә баш тартмыйлар. Менә бу китап нәкъ менә шул икенче, өченче, дүртенче хатынга өйләнү хакында.
Аллаһ Тәгалә мөселман ирләргә икенче, өченче, дүртенче хатынга өйләнергә Коръәндә рөхсәт иткән. Шуңа күрә, бар яктан да көч-кодрәтләре җиткән мөселман ирләр бу мөмкинчелекне дөньяда яшәгәндә кулланып калырга телиләр. Ни кызганыч, мөселман ирләрнең беренче хатыннары хәләл җефетләренең бу изге ниятләрен хуплап бетермиләр, алай гына да түгел, ул хатыннар ирләренең ошбу гамәлләренә кырын күз белән карап, аларнын икенче, өченче, дүртенче хатынга өйләнүләрен һич кенә дә теләмиләр, хәтта ки мәкруһ күрәләр.
Һәм ир белән хатын арасында төрле ызгыш-талашлар, ыгы-зыгылар, ямьсез-тәмсез бәхәсләр барлыкка килә. Күңелсез бәхәсләр ир белән хатын арасында үскәннән-үсә барып, хәтта ки, үтеп чыга алмаслык биек тау шикелле булып калка. Бу мәсьәләнең артык куертылуына, катлаулануына хатыннар сәбәпче була, чөнки ул иренең ниятенә каршы төшеп, җәнҗал чыгарып тормышның ямен бетерә һәм бик зур хата-гөнаһ ала. Кайбер хатыннар ирләренең икенче хатынга өйләнүләрен бик олы кимчелеккә санап, алардан үзләре аерылып китәләр дә гомер буе үзләре генә яшиләр. Чөнки андый хатыннарга мөселман ир-егетләре карамаска, алар белән аралашмаска тырышалар. Чөнки мөселман ир-егетләре аерылып киткән хатыннарның сабыр булмауларын аңлыйлар. Шуңа күрә алар белән гомер итеп булмас дип, үз башларына күңелсез мәшәкатьләр (проблемалар) тууын теләмиләр. Дөрестән дә, андый хатыннар еллар буе кияүгә чыга алмыйча, интегеп яшиләр. Ә аларның аерылган ирләре бер дә кайгырмыйлар. Чөнки Рәсәйдә дә, Татарстан белән Башкортстанда да ирсез хатын-кызлар бик күп. Рәсәйдә ирләргә караганда хатыннар саны 10 миллионга артыграк. Шуңа күрә ирләргә хатын табу әллә ни авыр түгел. Инде миңа килсәк, дини китаплар язучы хәзрәт буларак, икенче хатынга өйләнүчеләр арасында күңелсезлекләр килеп чыкмасын дип, әгәр дә инде каршылыклар чыккан булса, аларны чишү ысулларын аңлату ниятеннән ошбу китапны язарга алындым.

Интернет-магазин "Islamic Store", не является религиозной организацией и ведёт сугубо коммерческую деятельность, ответственность за содержание книги не несет.

Характеристики

Дополнительные характеристики
Вес0,106 кг.
Глубина0.5 см.
Страниц80
ЯзыкТатарский
Автор(ы)Идрис Галәветдин
Высота21 см.
Ширина14 см.
Обложкамягкая
Год2018
ИздательТауба
СтранаРәсәй, Яр Чаллы.
СерияИслам для женщин
Редактор(ы)Вәлиева Зәрия

Информация для заказа

  • Цена: 100 руб.